Рәмис Закиров "Татар моңы" халыкара телевизион конкурсының икенче турына узды

2020 елның 19 гыйнвары, якшәмбе

      Бүген Буада Илһам Шакиров исемендәге "Татар моңы" Халыкара телевизион конкурсының беренче сайлап алу туры узды. Безнең районнан анда "Эстрада вокалы" юнәлешендә "Солист-вокалчы" номинациясендә район мәдәният йорты хезмәткәре Ләйсән Шамилова һәм муниципаль район башлыгы матбугат секретаре Рәмис Закиров катнашты.

       Конкурсантларның ун баллы система буенча чыгышларын профессиональ жюри бәяләде, аның составына Татарстан Республикасының халык артистлары Фердинанд Сәлахов, Вил Усманов, Рәсим Низамов һәм башкалар керде.
        Конкурс нәтиҗәләре буенча безнең районнан Рәмис Закиров икенче турга үтте. Аңа истәлекле бүләк тапшырдылар һәм Казанга чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International