Кайбычлылар Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-конкурста катнаштылар

2020 елның 9 феврале, якшәмбе
      Бүген Апас районының Каратун тимер юл станциясе поселогында Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-конкурсның зона туры узды. Анда безнең районнан Бәрлебаш мәдәният йорты методисты Илгиз Борһанов, район мәдәният йорты хезмәткәрләре Света Зыядиева, Ләйсән Шамилова һәм район башлыгы матбугат секретаре Рәмис Закиров катнашты. Алар барысы да Казанда узачак конкурсның икенче этабына уздылар. Без аларны котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International