18 февраль көнне Ульянково һәм Надеждино мәктәпләре укучылары Кайбыч ягы музеенда булдылар һәм «Татарстан-1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында»дигән күргәзмә белән таныштылар. Якташларыбыз-геройлар, фронтовиклар, оборона хезмәтчәннәре шәхесләре, фронт өчен сәнәгать һәм авыл хуҗалыгының төп казанышлары-болар барысы да күргәзмәдә тәкъдим ителгән документларда һәм материалларда чагылдырылган. Күргәзмә экспозициясе сугыш елларында Татарстанлыларның хәрби һәм хезмәт батырлыкларының әһәмиятен ассызыкларга тиеш.
Экскурсия ахырында балалар «Хәтер»дигән видеоролик карадылар.