ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2020 ел
дүшәмбе

 13 март көнне Федоровски урта мәктәбе базасында 11 сыйныф укучылары һәм район педагоглары өчен химия һәм физика фәненнән Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек буенча укыту семинары узды.


15
март, 2020 ел
якшәмбе

Бу истәлекле көнне кулланучылар хокукларын яклау җәмгыяте хезмәткәрләрен һәм хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларның үзләрен бәйрәм белән котлыйбым!

Март аеннан электр энергиясе өчен "Татэнергосбыт" тан аерым квитанция алынмаячак.


13
март, 2020 ел
җомга

Бүген Кайбыч районы Галия Кайбицкая исемендәге музейда районның яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды.

Әйдәгез, бергә һәм тату итеп Кайбыч районы бренды өчен ТАССРның 100 еллыгына тавыш бирик. 
 Тавыш бирү сайтына сылтама: http://100brand.ru/

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2020 елның гыйнвар – февраль айларындагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.

   2020 нче елда Кайбыч муниципаль районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына« 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырыла.

   

  Татарстан Республикасы Питрәч районы Пенсия фонды идарәсе бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.

   Кичә район башлыгы урынбасары Хәялиев Р.Р. Борындык авылында яшәүче Хөснетдиновлар гаиләсен чын күңелдән 3 бала туу белән котлады. Баланың бәхетле һәм игелекле язмышы, якты киләчәге һәм нык сәламәтлек теләде. Гаиләдә һәрвакыт бәйрәм булсын, үзара аңлашу, муллык һәм уңайлылык булсын. Сезне елмаюыгыз, кечкенә һәм зур уңышларыгыз һәм нык балалар объятияләре белән сөендерсен.Шул хөрмәттән аларга коляска тапшырды.

    Бүгенге көндә Кайбыч муниципаль районында 12 бала тууы теркәлгән.


12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

14 мартта 11:00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Ачык ишекләр көне үткәрә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International