Тиз үзгәрүчән дөньяда укытучының төп һөнәри сыйфаты-укый белү. Аерым алганда, укытучы үз укучыларын йомгаклау аттестациясенә сыйфатлы әзерләгән өчен шәхси җаваплылык тота.
13 март көнне Федоровски урта мәктәбе базасында 11 сыйныф укучылары һәм район педагоглары өчен химия һәм физика фәненнән Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек буенча укыту семинары узды.
Семинарны КФУның Физика институты өлкән укытучысы Шиһапова Э.Д., физика буенча фән комиссиясенең өлкән эксперты, Низамов И.д., Бутлеров исемендәге химия институты доценты, химия буенча конфликт комиссиясе әгъзасы үткәрде.