2020 нче елда Кайбыч муниципаль районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына« 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырыла.
Медаль алу исемлегенә кертелгән район буенча барлыгы 213 ветеран бар. 2020 елның 13 мартына 70 медаль тапшырылган. Юбилей медальләре, шулай ук бүләкләр өйдә, бәйрәм чараларында, авыл мәдәният йортларында тапшырыла.