ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Дмитрий Патрушев ассызыклап үткәнчә, төп бурыч – халыкны продукция белән кирәк кадәр тәэмин итәргә, игенчеләргә чәчүне вакытында һәм сыйфатлы уздыру мөмкинлеген тудырырга, гомумән – җитештерү циклын өзмәскә. «Эчке азык-төлек базарының тотрыклылыгы тармакның оешкан рәвештә эшләвенә бәйле», – диде Министр.

Бүген Кайбыч районында район башлыгы Альберт Рәхматуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген үзара тикшерү узды .

Хәзерге вакытта үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкына фермер продукциясен өйгә китертергә тәкъдим итә.


1
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген район башлыгы А.И. Рәхматуллин Кайбыч урта мәктәбенең яңа директорын тәкъдим итте.Ул-элек рус теле һәм рус әдәбияты, татар теле һәм әдәбият укытучысы, шулай ук Кайбыч урта мәктәбендә рус теле укытучысы булып эшләгән Мусина Исламия Мирхатовна.

 Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 13 мартында кабул ителгән 270 номерлы карары буенча агымдагы елның 1 апреленнән дәүләт пенсия тәэминатындагы, шул исәптән социаль пенсияләр дә 6,1 % индексацияләнә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итә.

Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында Кайбыч районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гражданнар тарафыннан карантин таләпләрнең үтәлешен контрольдә тотарга кирәклеген белдерде.

Кичә Кайбыч муниципаль районының "кайнар линия" телефонына беренче кыңгырау шалтырады. Пенсионер ханым дарулар сатып алуны сорады. Штабта битлек һәм перчаткалар алгач, волонтерлар Рус Бәрлебашы авылында яшәүче пенсионер янына бардылар. Бер сәгать дәвамында пенсионерга дару чаралары китерелде.


31
март, 2020 ел
сишәмбе

Россия Хезмәт министрлыгының 2020 елның 26 мартындагы 14-4/10 / П-2696 номерлы хаты белән Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә эшләми торган көннәрне игълан итү турында» 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указы (алга таба – Указ, рекомендацияләр) белән бәйле рәвештә, әлеге хатка өстәмә рәвештә түбәндәгеләрне хәбәр итәбез.


30
март, 2020 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Президентының 25.03.2020 ел, № Указы нигезендә, шулай ук Махсус санитар-эпидемиягә каршы режимны тәэмин итү кысаларында, Кулланучылар-гражданнарны кабул итү өчен «Татэнергосбыт» АҖ офислары 30.03.2020-15.04.202020 чорда ябык булачак (Махсус санитар-эпидемиологик режим тәмамланганчы). 

 “Иң куркынычсызы хәзер – өйдә генә утыру”
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның коронавирус зәхмәте уңаеннан халыкка мөрәҗәгате “Хөрмәтле райондашлар! Бүген дөнья күләмендә күзәтелүче коронавируска бәйле рәвештә илдә бер атналык каникул игълан ителде. Россия Президенты Владимир Путин фәрманы белән бу чиргә каршы көрәшнең яңа этабы башланды. 30 марттан 3 апрельгә кадәрге эш атнасы ял итеп билгеләнде. Әлеге чирдән саклануның бердәнбер чарасы – өйдә генә утыру, кунакка йөрешүләрне, аралашуларны чикләү, җәмәгать урыннарына чыгып йөрмәү. Телевизор карагыз, китаплар укыгыз, балаларыгыз белән шөгыльләнегез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International