Авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген үзара тикшерү

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Кайбыч районында район башлыгы Альберт Рәхматуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген үзара тикшерү узды .

Техниканың әзерлеге түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә: тракторларга техник карау узу, күчмә ремонт звенолары булу, техник хезмәт күрсәтү пунктлары эше, хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы шартларын үтәү, барлык технологик процессларны үтәү, орлык материалының әзерлеге.

2020 елгы язгы кыр эшләренә тракторларның әзерлеге 98% тәшкил итә, тырмалау агрегатларының 100% , орлыклар белән тәэмин ителеш - 100%.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия тулаем агросәнәгать комплексы буенча язгы кыр эшләренә яхшы әзерлекне билгеләп үтте.

Конкурс нәтиҗәләре:

1 урын: «Золотая Нива " агрофирмасы.

2 урын: "Гөбнә" агрофирмасы.

3 урын: "Дубрава" агрофирмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International