Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында Кайбыч районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гражданнар тарафыннан карантин таләпләрнең үтәлешен контрольдә тотарга кирәклеген белдерде. Өйдә калырга, гигиенаны сакларга кирәк. Авыруның беренче билгеләре булганда (югары температура, ютәл) шунда ук медицина белгечләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшне туктатып булмый торган юнәлешләрдә без максималь рәвештә саклык чараларын кулланырга тиеш - эш урыннарында битлек киеп йөрергә кирәк, кулларны махсус антисептик белән эшкәртәләр.
Полиция, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт, Авыл хуҗалыгы бүлеге аларга йөкләнгән таләпләрне төгәл үтәргә тиеш. Карантин таләпләрен бозучыларга карата административ чаралар күрергә.