Волонтерлар даруларны өйгә алып килделәр

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

Кичә Кайбыч муниципаль районының "кайнар линия" телефонына беренче кыңгырау шалтырады. Пенсионер ханым дарулар сатып алуны сорады. Штабта битлек һәм перчаткалар алгач, волонтерлар Рус Бәрлебашы авылында яшәүче пенсионер янына бардылар. Бер сәгать дәвамында пенсионерга дару чаралары китерелде.

Хәзерге вакытта Кайбыч муниципаль районының волонтерлар штабында 100 дән артык кеше эшли.

Исегезгә төшерәбез, эпидемиологик хәл аркасында, пенсионерларга өйдән чыгарга киңәш ителми. Волонтерлар 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга гына түгел, ә иммун системасы зәгыйфь булган һәм коронавирус инфекциясеннән өзлегүләр буенча риск төркеменә керүче хроник авырулар булган кешеләргә дә булышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International