17 майда Олы Кайбычның "Салават күпере" спорт сәламәтләндерү комплексында "Мин үземнең ватаным белән горурланам" темага рәсем конкурсында барлык катнашучыларны бүләкләделәр. Анда профсоюз хезмәткәрләренең балалары катнашты. Жюри эшләрне 3 категориядә бәяләде. Дипломлар белән Ранис Абзалов, Зәринә Губаева, Кәринә Макарова бүләкләнде, калган катнашучыларга мактау грамотасы бирелде. Җиңүчеләрне, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән Кайбыч районы Советы Аппаратының җитәкчесе Рамилә Айзатуллова котлады. Барлык җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлыйбыз.