Программа гамәлгә кергәннән бирле Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге ана капиталыннан айлык түләүләргә 3,1 млрд сумнан артык акча күчерде

2026 елның 1 июне, дүшәмбе

          Программа эшли  башлаганнан бирле Татарстанда 43166 гаилә ана капиталыннан ай саен түләнә торган акчаны рәсмиләштергән. Әлеге ярдәм чарасы өч яшькә кадәрге һәр балага бирелә. Гаиләдә өч яшьтән кечерәк берничә бала булган очракта, аерым гариза  буенча түләү аларның һәркайсына  да билгеләнергә мөмкин.

          Ай саен түләнә торган түләү күләме гаилә яшәгән төбәктә гариза биргән датага балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләменә туры килә. Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче гаиләләр түләү алу  хокукына ия. Шул ук вакытта мөрәҗәгать итүченең һәм баланың (үз баласы яисә уллыкка алынган) Россия гражданнары булуы, ә гаиләнең уртача кереме региондагы җан башына яшәү минимумының ике тапкыр күләменнән артмавы мөһим.

          Түләү билгеләү өчен Россия Социаль фондына гариза бирергә кирәк. Гаризаны теләсә кайсы вакытта - бала туганнан башлап, балага өч яшь тулганчыга кадәр тапшырырга ярый. Гаризаны ана капиталына сертификат бирү турындагы гариза белән бер үк вакытта да бирергә мөмкин.

          Түләү  бала өч яшькә җиткәннән соң 12 айга билгеләнә. Гаилә  акча алуны озайтырга теләгән очракта, кабат гаризаны алдагы билгеләнештәге чорның соңгы аенда бирергә мөмкин. Пособие түләүне сорап бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать иткән очракта, түләү бала  туган айдан башлап, гариза соңрак тапшырылса, мөрәҗәгать иткән айдан башлап билгеләнәчәк.

          "Гариза канәгатьләндерелгән очракта акчалар Россия Социаль фондының территориаль органнары  тарафыннан гаризада күрсәтелгән кредит оешмасы аша күчерелә. Гариза буенча уңай карар кабул ителгән көннән соң,  акча банк счетына биш эш көне эчендә керә. Аннан соңгы түләүләр ай саен, пособие билгеләнгән айдан соң килгән айның бишенче числосында күчерелә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

          Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге хезмәтләре  турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.

          Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала  (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International