Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге саф һавада бушлай рәсем сәнгате дәресләре -«Рәсем яса, Казан!» җәйге проектын башлап җибәрә

2026 елның 1 июне, дүшәмбе

          Июнь аеннан Татарстанда Социаль фонд  бүлегенең “Рәсем яса, Казан”  социаль проекты старт ала. Беренче дәрес 7 июньдә узачак. Җәйнең һәр якшәмбесендә барлык теләүчеләр өчен ачык һавада рәсем ясау буенча бушлай дәресләр оештырылачак.

          Яшенә һәм әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, теләгән һәркем проектта катнаша ала. Моның өчен алдан ук risuykazan.ru сайтында теркәлергә кирәк - язылу дәрес үткәрелергә җиде көн кала ачыла. Дәресләр  Татарстан Республикасының Сынлы сәнгать музее ишегалдында уздырыла.

          Тәҗрибәле укытучы пумаланы дөрес тотарга, буяулар катнашмасы ясарга һәм акварель сәнгать әсәре  тудырырга өйрәтәчәк. Оештыручылар кирәкле барлык материалларны - буяулар һәм кисточалардан алып,  кәгазьләргә һәм мольбертларга кадәр  үзләре бирә. Катнашучылардан  бары тик яхшы кәеф алып килүләре генә сорала .

          «Әлеге проект - шәһәребезгә һәм шәһәр халкына бездән бүләк. Без җәйге якшәмбеләрнең җылылыгы һәм кояшы белән түгел, ә иҗади аралашу, яңа һөнәрләр үзләштерү белән дә истә калуын телибез. Рәсем ясау тынычландыра, илһамландыра һәм берләштерә - һәм без бу хисләр  белән безнең дәресләргә килгән һәркем белән уртаклаша алуыбызга шат», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

          «Рәсем яса, Казан!» - якшәмбе көннәрен файдалы  үткәрү, яңалыкка өйрәнү һәм вакытны саф һавада якыннар белән аралашып үткәрү мөмкинлеге дә ул. Өлкәннәрне дә, балаларны да проектка кушылырга  чакырабыз.

          Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге хезмәтләре  турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.

          Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала  (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International