Кайбыч муниципаль районында терлекчелек тармагы буенча 2017 еллык эшчәнлеккә йомгак ясадылар

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Кайбыч муниципаль районының  “Агрофирма Дубрава”  ҖЧҖнең Хуҗа Хәсән авылында урнашкан 3нче филиалында  терлекчелек тармагының 2017 елгы эшенә йомгаклар ясау һәм агымдагы елга бурычлар билгеләү буенча семинар-киңәшмә узды.

Семинар-киңәшмәдә “Ак Барс” Холдинг компаниясе” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Камил Галиев, Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фиргат Басыйров, авыл хуҗалыгы белгечләре катнашты.

Терлекчелек тармагының 2017 елгы эшенә йомгаклар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләү турындагы “Агрофирма Дубрава” ҖЧҖ директоры Юрий Осипов чыгыш ясады.

Семинар-киңәшмәнең практик өлешендә катнашучылар Хуҗа Хәсән авылындагы терлекчелек фермаларында булдылар, аларда савым сыерларын тоту, ашату шартлары белән таныштылар. Азакта 6 айга кадәр бозауларны карауга, ветеринария-санитария чараларын үткәрүгә һәм терлекләр авыруларын профилактикалауга бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International