Тимераякта шуу буенча безнекеләрнең чираттагы уңышы

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Федоровское урта мәктәбе укучысы Карина Җиһаншина (тренеры – Кайбыч муниципаль районының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Фрат Җиһаншин) 20-21 гыйнвар көннәрендә Яңа Чабаксар шәһәрендә тимераякта шуу буенча Чувашия Республикасы беренчелегенә узган ярышта катнашып, җиңүче исеменә лаек булды. Кызлар арасында урта яшь категориясе буенча аңа тиңнәр булмады. Шулай ук районыбызның Мөрәле төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Асия Мәдаминова әлеге категориядә көч сынашып, көндәшләреннән өч-дүрт яшькә кече булса да, 4 урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International