Хөрмәтле Альберт Илгизәрович!
Сезне 1 Май бәйрәме һәм Бөек Җиңү көне белән ихлас котлыйм!
Һәркемнең йөрәк түрендә булган бу бәйрәм көннәрендә язның җылы, шат нурлары тормышыбызны тагын да ямьләндерсен, өметләр аклансын, хыяллар чынга ашсын.
Җиңү яулаган каһарман өлкән буынның ышанычын аклап, Ватаныбызга хезмәт итүдә уңышлар, исәнлек-саулык һәм бәхет телим!
Татарстан Республикасы
Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин