ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә районның авыл хуҗалыгы формированиеләре 3800 тонна печән, 47500 тонна сенаж һәм 114 тонна яфрак азык әзерләгән. Район буенча 1 шартлы терлеккә барлыгы 13,3 центнер азык әзерләнгән.

 

Агымдагы елның июнендә Татарстан Республикасының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына Кайбыч муниципаль районы территориясендә урнашкан кибетләрдә, озату документларыннан башка гына сыра эчемлекләрен сату турында 2 мөрәҗәгать керде.
 

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә җитәкче урынбасары Ада Зәйдуллина җитәкчелегендә гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр буенча күчемсез милек базарында профессиональ катнашучылар белән утырыш узды.

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Кайбыч урта мәктәбендә булды. Аны Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, Олы Кайбыч мәктәбе директоры Рамилә Миңнуллина, "Вика СФ" ҖЧҖ директоры Фәнис Хәйруллин, төзелеш фирмасы прорабы Рөстәм Сөнгатуллин, район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы Булат Сәлахов озатып йөрде.
 

2019 елның 9 июлендә Олы Кайбычта физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды.
 


10
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Россия Президенты Владимир Путин җир кишәрлекләренең гомуми чикләрен – межалау барышында кадастр инженеры тарафыннан үткәрелә торган мәҗбүри процедураны килештерү мәсьәләсен җайга салырга мөмкинлек бирә торган законга кул куйды. Кадастр инженерларына хокукларның бердәм дәүләт реестрындагы чиктәш участокларга ия булучыларның адреслары турында мәгълүматларны ничек бирү җир биләүчеләрнең законлы мәнфәгатьләрен кайгыртырга ярдәм итәчәк, дип сөйләделәр Кадастр палатасы һәм Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе вәкилләре.
 

ГХАТ бүлеге биргән мәгълүматларга караганда, 2019 елның 1 яртыеллыгында районда 34 бала туган, 18 язылышу турында акт язуы теркәлгән, 16 пар аерылышкан, 118 кеше үлгән.
 

Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Матбугат хезмәте белән берлектә Авыл тематикасы буенча ел саен үткәрелә торган «Минем җирем Россия-2019» мәгълүмати – проектларының Бөтенроссия конкурсын уздыру турында игълан итә.
 

6 июльдә алты егет - Хуҗа Хәсән авылыннан Сергей Ефремов, Игорь Малов, Илнар Гафуров, Олы Тәрбиттән Радик Романов, Турминскидан Юрий Данилов, Олы Кайбычтан Руслан Фәизов армиягә китте. Бу көнне аларны әти-әниләре, туганнары, дуслары һәм сыйныфташлары озатты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән солдатларга котлау сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров җиткерде. Ул егетләргә хәерле юл, лаеклы хезмәт, исән-сау өйгә кайтуларын теләде, шулай ук аларның гаиләләренә истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук проводларда беренчел хәрби исәпкә алу буенча белгеч Сәвия Зиннурова һәм "Форпост" үзәге директоры Юрий Михайлов катнашты.


9
июль, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә җитәкче урынбасары Ада Зәйдуллина җитәкчелегендә «урман амнистиясе» турындагы законны куллану буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы узды. Чарада Татарстан Росреестры, Кадастр палатасы, Росимущество, Урман хуҗалыгы министрлыгы, Казан филиалының Рослесинфоргны, Идел буе федераль округы буенча урман хуҗалыгы департаменты вәкилләре һәм башкалар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International