Олы Кайбычта армиягә озату узды

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

          6 июльдә алты егет - Хуҗа Хәсән авылыннан Сергей Ефремов, Игорь Малов, Илнар Гафуров, Олы Тәрбиттән Радик Романов, Турминскидан Юрий Данилов, Олы Кайбычтан Руслан Фәизов армиягә китте. Бу көнне аларны әти-әниләре, туганнары, дуслары һәм сыйныфташлары озатты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән солдатларга котлау сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров җиткерде. Ул егетләргә хәерле юл, лаеклы хезмәт, исән-сау өйгә кайтуларын теләде, шулай ук аларның гаиләләренә истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук проводларда беренчел хәрби исәпкә алу буенча белгеч Сәвия Зиннурова һәм "Форпост" үзәге директоры Юрий Михайлов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International