Район башлыгы Олы Кайбыч урта мәктәбендә булды

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

          Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Кайбыч урта мәктәбендә булды. Аны Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, Олы Кайбыч мәктәбе директоры Рамилә Миңнуллина, "Вика СФ" ҖЧҖ директоры Фәнис Хәйруллин, төзелеш фирмасы прорабы Рөстәм Сөнгатуллин, район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы Булат Сәлахов озатып йөрде.
          Алар  бергә «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында Кайбыч урта мәктәбенең функциональ зоналарын ремонтлауга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, тормыш иминлеге нигезләре, технология, информатика кабинетларын карадылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International