Бүген, Халыклар бердәмлеге көнендә, Казанда «Безнең йорт — Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды.
Хөрмәтле Кайбыч районы халкы! Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас котлауларны кабул итегез! Бу көнне без илебез һәм республикабыз тарихында төп роль уйнаган вакыйгаларны искә алабыз. Һәрвакытта да безнең өчен иң мөһиме халык бердәмлеге булды. Бу безнең үткәнебезне, бүгенгебезне һәм киләчәгебезне бәйләүче тарихи нигез.
Соңгы араларда интернет–ресурсларда иминият булмаган чорларның хезмәт стажына кертелмәве хакында дөрес түгел мәгълүмат таратылуга җавап йөзеннән Татарстан республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе гражданнарның игътибарын тубәндәгеләргә юнәлтә: гамәлдәге законнар җыелмасы буенча яшь ярымга кадәрге бала тәрбияләгән, хәрби хезмәттә булган, инвалид бала яисә балачактан 1 төркем инвалидны, 80 яшьтән өлкәнрәк әби-бабайларны караган еллар, гражданинның бу чорда эшләмәвенә карамастан, иминият стажына кертелә.
1 ноябрь көнне Мәлки күп функцияле үзәгендә Олы Кайбыч, Хуҗа Хәсән, Мәлки, Чүти һәм Иске Тәрбит мәктәпләре укучылары катнашында «РосКвиз» интеллектуаль уены узды. Бу Россия Федерациясе һәм аның субъектларының тарихын, административ-территориаль төзелешен, мәдәни һәм тарихи мирасын белү буенча команда интеллектуаль уены.
Аз тәэмин ителгән гражданнарга санлы приставкалар һәм антенналар сатып алуга киткән чыгымнарны компенсацияләячәкләр.
2019 елның 2 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә: көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарланырга мөмкин, юлларда бозлавык.
Бүген Кайбыч районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды. Составына «Татагрохим» ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин, аның урынбасары Илдар Әфләтунов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов кергән Комиссия, шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре техниканы кышкы саклауга куюның торышын, машина-трактор парклары территорияләрендә тәртипне, АПК оешмаларының авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга әзерлеген бәяләде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районда шикәр чөгендере, силос өчен кукуруз җыю, шулай ук туфракны төп эшкәртү бара.
2019 елның 1 ноябреннән «күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында № 286 ФЗ үзгәрешләренең берсе үз көченә керә.
Шимбә көнне, 2 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казан, Чаллы һәм Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) ярминкәләргә арзан бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга чакыра. Шәһәрлеләр ит, казылык продукциясе, төрле сөт, сыр, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярма һәм Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән башка фермер продукциясен сатып ала алачак.