Бүген Кайбыч районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды. Составына «Татагрохим» ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин, аның урынбасары Илдар Әфләтунов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов кергән Комиссия, шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре техниканы кышкы саклауга куюның торышын, машина-трактор парклары территорияләрендә тәртипне, АПК оешмаларының авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга әзерлеген бәяләде.