Бүген, Халыклар бердәмлеге көнендә, Казанда «Безнең йорт — Татарстан»республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды.
"Авыл дэнс" Кайбыч хореография коллективы бөтен республикадан иң яхшы коллективлар арасында Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә чыгыш ясады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фестивальдә катнашучыларның барысы да агымдагы елның сентябрь-октябрь айларында узган муниципаль һәм зона сайлап алу турлары аша узды. Иҗади номерлар егермедән артык халык традицияләренә багышланган иде.
Гала-концертта Халык иҗат коллективларына сертификатлар тапшырылды. "Авыл дэнс" матди базаны ныгыту өчен 400 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Бу коллектив җитәкчесе Рамилә Әбләзова һәм хореограф, Татарстан Республикасының атказанган артисты Алгиз Фәйзуллинның зур казанышы. Без аларны котлыйбыз!