ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин туган көннәрен билгеләп үткән җитәкчеләрне котлады. Район башлыгы юбилярларга - ТР Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиевка, Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 21 нче бүлек җитәкчесе Рамилә Баймиевага истәлекле бүләкләр тапшырды, аларга сәламәтлек, эшләрендә уңышлар һәм иминлек теләде.
 

Бүген Кайбыч муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
 

11 ноябрьдә икътисадчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Әлеге дата Россия Хөкүмәте карары һәм Икътисади үсеш министрлыгы боерыгы нигезендә 2015 елдан үткәрелә башлады.


9
ноябрь, 2019 ел
шимбә

8 ноябрьдән бүгенге көнгә кадәр Казан шәһәрендә, «Патриот» спорт-патриотик һәм армиягә кадәрге әзерлек республика үзәгендә Татарстан юнармиясе активистларының V чираттан тыш слеты узачак.
 

Бүген Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Анда безнең районнан "Кубня", "Дубрава", "Золотая Нива", "Подберезье" агрофирмасы, "Туган Як-Агро" ҖЧҖ, "Кайбычагрохимсервис" ААҖ, Мәлки авыл җирлеге, икмәк комбинаты, СЛ-Молоко ҖЧҖ, Йолдыз, Союз-Агро кулланучылар кооперативлары,  ИП Гафиятуллин, ИП Рәхмәтуллов, шулай ук Мөрәле һәм Ябалак авыл җирлекләре вәкилләре катнаша.

Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре! Кадерле ветераннар!
Сезне төп һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  10 айлык  эшенә  йомгаклар  ясадылар.    Киңәшмәне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ленар Гарипов үткәрде.

8 ноябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Агростартап» грант ярдәмендә катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. Грантларның гомуми суммасы 313 млн. сум тәшкил итте. Конкурска тәкъдим ителгән 132 крестьян (фермер) хуҗалыгы арасыннан 103 КФХ 2 млн.сумнан алып 4 млн. сумга кадәр грантка ия булды.
 


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

Шушы көннәрдә Ульянково авылында яшәүче Буслаева Нина Ивановна үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова котлады. Ул Нина Ивановнага нык сәламәтлек, озын гомер теләде һәм район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды
 

Шушы көннәрдә Олы Подберезье авылында яшәүче Кальчева Александра Романовна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга озын гомер һәм сәламәтлек теләргә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова һәм Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев килделәр. Кунаклар Александра Романовнага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән бүләк һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International