ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Кайбыч муниципаль районы үзәк хастаханәсе хезмәткәрләрен ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз.
Сәгъдиева Эльмира Рәшит кызы –ашыгыч ярдәм фельдшеры, Гарифуллина Гөлгенә Хәмзә кызы – ашыгыч ярдәм фельдшеры, Багавиева Зөлфия Ягъфәр кызы - ашыгыч ярдәм фельдшеры, Мингалиев Ранил Равил улы - өлкән фельдшер, Әхмәтов Ирек Фәрит улы - ашыгыч ярдәм фельдшеры, Әхмәдуллин Рөстәм Кәлим улы - ашыгыч ярдәм машина йөртүчесе, Сәлахиев Илдус Мирзатҗан улы - ашыгыч ярдәм машина йөртүчесе, Нигматуллин Ринат Зиннәт улы - ашыгыч ярдәм машина йөртүчесе, Насыйбуллин Илсур Рәшит улы-ашыгыч ярдәм машина йөртүчесе, Иванов Владимир Владимирович-ашыгыч ярдәм машина йөртүчесе, Абдрахманов Ранис Фәнис улы- ашыгыч ярдәм машина йөртүчесе.

Коронавирус таралуны, профилактикалау һәм аңа каршы көрәш максатында Олы Кайбыч авылында, күп фатирлы йортларда гомуми кулланылыштагы урыннарда - подъездлар, тамбурлар, холлар, коридорлар, баскыч мәйданчыклары-профилактика дезинфекциясе үткәрү башланды.

Өлкән яшьтәге кешеләр даими ярдәмгә мохтаҗ халыкның иң зәгыйфь категорияләреннән берсе булып тора. Бигрәк тә хәзер үз-үзеңне изоляцияләү режимында аларга ярдәм һәм игътибар кирәк.

2020 елның маенда алда торган  бәйрәм һәм ял көннәре булу  сәбәпле пенсионерларга пенсия  түләү графигына үзгәрешләр кертелә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов азык-төлек товарларына һәм дару препаратларына бәяләрне көйләү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Салым кодексы нигезендә, 2019 елда алынган керемнәр турында 30 апрельгә кадәр хисап тотарга кирәк иде. Катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, шулай ук икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары кысаларында салым түләүчеләр һәм салым агентлары тарафыннан салым декларацияләрен, исәп-хисапларны, бухгалтер (финанс) хисапларын һәм башка документларны (таләп буенча тапшырыла торган документлардан тыш) тапшыру срогын өч айга озайту турында карар кабул ителде.


27
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елда Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы буынының шәхси истәлеген саклау буенча «Үлемсез полк» акциясе онлайн узачак.

Кайбыч районы халкы әлеге акциягә актив кушылдылар. Күпләр фотографияләр, видео урнаштыра башлады инде.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров терлекчелек тармагының 2020 елның беренче кварталында терлекчелек тармагы үсешенә йомгаклар турында сөйләде.


26
апрель, 2020 ел
якшәмбе

26 апрельдә, бөек татар шагыйре һәм язучысы Габдулла Тукайның туган көнендә, Татарстан Республикасында Туган тел көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм татар халкының гореф-гадәтләренә хөрмәт, туган телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәт, аларның үсешенә омтылышы символына әверелде.

2019 ел нәтиҗәләре буенча Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Росреестрның территориаль органнары арасында дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча дәүләт функциясен үтәүнең нәтиҗәлелеге буенча гомумроссия рейтингында икенче урынны алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International