26 апрельдә, бөек татар шагыйре һәм язучысы Габдулла Тукайның туган көнендә, Татарстан Республикасында Туган тел көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм татар халкының гореф-гадәтләренә хөрмәт, туган телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәт, аларның үсешенә омтылышы символына әверелде.
Сезне чын күңелдән Халыкара туган тел көне белән котлыйм! Туган телебез күңелгә шатлык хисләрен белдерергә, ә йөрәккә-мәхәббәт турында сөйләргә ярдәм итсен! Үз телебездә языйк, укыйк, сөйләшик, аралашыйк!
Кайбыч муниципаль районы башлыгы А. И. Рәхматуллин.