«Яшүсмер-2020» «Каникуллар» ведомствоара профилактик операциясенең икенче этабы кысаларында 2020 елның 24 июлендә районның торак пунктлары буенча төнге рейд оештырылды. Парклар һәм балалар мәйданчыклары тикшерелде. Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар турында кодексының 3.11 статьясе 1 өлеше буенча бер беркетмә төзелде.
Районда профилактика субъектлары белән берлектә рейдлар атна саен расланган график буенча үткәрелә.