Кичә, яшьләр көне алдыннан, "Мин-Россия гражданины! Мин-Татарстан баласы!» Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды. Анда муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты.
Кадерле дуслар!
Сезне чын күңелдән яшьлек бәйрәме-Яшьләр көне белән котлыйм!
Яшьлек - һәр кеше тормышында мөһим чор, бу-яңа эзләнүләр һәм ачышлар, үз тормыш юлын билгеләү вакыты. Безнең иң мөһим бурыч – кызларга һәм егетләргә үзләрен тормышка ашырырга, үз сәләтен табарга һәм алар сайлаган юлда җиңүләргә ирешергә ярдәм итү.
Кайбыч районы яшьләре үсә, фикер йөртә, яклый, ил язмышы өчен янып-көеп яши, үз тарихы белән горурлана, өлкән буын традицияләрен хөрмәтли. Һәм без бик күп яшьләр белән хаклы рәвештә горурланабыз. Безнең район, республикабыз,илебезнең иртәгесе көне нәкъ менә шуңа бәйле.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, барлык игелекле башлангычларыгызда уңышлар, мәхәббәт һәм бәхет телим! Сезнең барлык хыялларыгыз һәм иң кыю планнарыгыз тормышка ашсын! Сезгә яңа җиңүләр һәм уңышлар телим!
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә 11 кеше язылды.
«Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында Кече Мәми авылында фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) төзелеше дәвам итә.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин комбайнчылар эшен билгеләп үтү максатыннан район кырларында булды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров урып-җыю кампаниясенең барышы һәм туфрак эшкәртү турында мәгълүмат бирде.
По оперативным данным Минсельхоза России, по состоянию на 3 августа 2020 года суточный объем реализации молока сельскохозяйственными организациями составил 49,8 тыс. тонн, что на 5% (2,4 тыс. тонн) больше аналогичного показателя 2019 года.
«Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә торак урыннары бирү тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 13 июлендәге 587 номерлы карары нигезендә яшь гаиләләргә социаль ипотека буенча торак урыннары бирү механизмы билгеләнде.
2020 елның 18 августында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.
1 сентябрь –Белем бәйрәме һәм яхшы эш өчен күңелле сәбәп якынлаша. Яңа уку елы алдыннан чираттагы тапкыр мәктәпкә кирәкле атрибутлар җыю буенча хәйрия акциясе оештырылды. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе» тагын да масштаблырак була бара, күп санлы гражданнар, коллективлар игелекле эштә катнаша.