Кайбыч муниципаль район башлыгы А. И.Рәхмәтуллинның Яшьләр көне белән котлавы

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Кадерле дуслар!
Сезне чын күңелдән яшьлек бәйрәме-Яшьләр көне белән котлыйм!

Яшьлек - һәр кеше тормышында мөһим чор, бу-яңа эзләнүләр һәм ачышлар, үз тормыш юлын билгеләү вакыты. Безнең иң мөһим бурыч – кызларга һәм егетләргә үзләрен тормышка ашырырга, үз сәләтен табарга һәм алар сайлаган юлда җиңүләргә ирешергә ярдәм итү.

Кайбыч районы яшьләре үсә, фикер йөртә, яклый, ил язмышы өчен янып-көеп яши, үз тарихы белән горурлана, өлкән буын традицияләрен хөрмәтли. Һәм без бик күп яшьләр белән хаклы рәвештә горурланабыз. Безнең район, республикабыз,илебезнең иртәгесе көне нәкъ менә шуңа бәйле.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, барлык игелекле башлангычларыгызда уңышлар, мәхәббәт һәм бәхет телим! Сезнең барлык хыялларыгыз һәм иң кыю планнарыгыз тормышка ашсын! Сезгә яңа җиңүләр һәм уңышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International