Кичә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән берлектә, иң күп ашлык суктырган комбайнчыларның эшен билгеләп үтү максатыннан, район кырларында булды. Күчмә вымпел белән "Дубрава" агрофирмасыннан Илһам Кәримов, "Гөбнә" агрофирмасыннан Альберт Лазерев, "Золотая Нива" агрофирмасыннан Айнур Сафин, "Подберезье" агрофирмасыннан Алексей Торхеев, "Туган Як-Агро"ширкәтеннән Фәнис Бикбов бүләкләнде.
Район башлыгы һәр комбайнчыга уңышлар теләде, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.