ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 11-12 сентябрь көннәрендә төнлә-иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән туфракта һәм һавада -1 градуска кадәр кырау көтелә.
 

2018 елның 11 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасында урыны белән томан көтелә.

 

7 сентябрь көнне Илһам Хөснетдинов җитәкчелегендәге юнармиянең  Борындык һәм Колангы мәктәп отрядлары Казан шәһәрендә булдылар.  Сәфәр программасына танк училищесына экускурсия, Казан ярминкәсенә бару һәм Тататарстан Республикасының милли музеен карау кертелгән иде.
 

Кичә, 9 сентябрь көнне Чүти авылында Корбан ашы узды.

 

8 сентябрьдә 13.00 сәгатьтә Зөя тарихи-мәдәни тыюлыгында «Бәрмәнчек бакчасы» II Республика керәшен православие мәдәнияте фестивале узды. Анда безнең районнан Хуҗа Хәсән авылыннан Светлана Бартазява җитәкчелегендә "Инешкәй" керәшен ансамбле катнашты һәм катнашкан өчен диплом белән бүләкләнде.

 


9
сентябрь, 2018 ел
якшәмбе

Бүген Кайбыч районының өч сайлау участогында җирле үзидарә органнарына депутатларны өстәмә рәвештә сайлау узды. Депутатларны Иске Тәрбит, Чүти һәм Ябалак авыл җирлекләрендәге бер мандатлы округларда сайладылар.

 


8
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Бүген, 8 сентябрь көнне "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында район мәктәп укучылары арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер"  нормаларын бирү буенча чара узды. Чарада 9 яшьтән алып 17 яшькә кадәр йөздән артык укучы катнашты.

 

Бүген Борындык авылында Корбан бәйрәменә багышланган  хәйрия ашы узды.

Сезне һөнәри бәйрәмегез — финансистлар көне белән чын күңелдән котлыйм!
 

5 сентябрь көнне Олы Подберезье авылы китапханәсендә «Без көч куллануга һәм экстремизмга каршы»дип исемләнгән чара - кисәтү үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International