Бу атнаның сишәмбесендә Олы Кайбыч мәктәбендә “Мәгариф” журналыннан Расиха Фәизова һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире Ландыш Нәсыйхова булып киттеләр. Без аларны бик бәйрәмчә каршыладык, чөнки бу көнне ветеран укытучыларны һәм мәктәп хезмәткәрләрен Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәмгә чакырган идек. Алар мәктәбебез белән таныштылар, укучылар, укытучылар белән аралаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, безнең мәктәпнең матурлыгына, чиста, төзек булуына сокландылар.Тиздән республикабыз күләмендә билгеле булган журнал битләрендә үзебезнең хезмәттәшләребезне һәм мәктәбебезне күрербез дип ышанып калабыз
Ел саен Кайбыч муниципаль районы мәдәният учреждениеләре муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы конкурсларында катнашалар һәм грантлар алалар.
2018 елның 10 октябрендә «Өлкәннәр көне» декадасы кысаларында Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы һәм мәдәният хезмәткәрләре Буа картлар йортында яшәүче Тюканов Николай янына бардылар. Ул безнең авылда яшәгән вакытта китапханәгә һәм клубка йөрергә ярата иде. Картлар йортында да актив тормыш алып бара. Конкурсларда һәм ярышларда катнаша.
Сорауларга ТР Дәүләт торак инспекциясе (ДТИ) Үзәк инспектор бүлеге башлыгы Арефьева Елена Николай кызы җавап бирә.
Сорау: Ни өчен газ җиһазына техник хезмәт күрсәтергә кирәк?
Ульянково мәктәбе базасында өченче буын университеты, компьютер белеме курслары ачылды. Анда пенсионерларны компьютер техникасы һәм интернеттан файдаланырга өйрәтәчәкләр. Беренче дәрестә Кайбыч өлкән яшьтәге кешеләр белән муниципаль районы Пенсия фонды бүлеге начальнигы Зиннурова Гөлчәчәк, Ульянково авыл җирлеге башлыгы Сундурова Фәридә катнашты.
11 октябрь көнне Кайбыч районында "Риск" интеллектуаль уенының мәктәп этабы узды. Анда Олы Кайбыч урта мәктәбе укучылары һәм Кайбыч районының Җиңү волонтерлары катнашты.
2018 ел - ирекле ярдәмчеләр (волонтерлар) елы дип игълан ителде. Бу хакта 2017 елның 6 декабрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин "Россия иреклесе - 2017" премиясен тапшыру тантанасында әйтеп үтте.
10 октябрь көнне Олы Кайбыч авылының «Салават күпере» спорт – сәламәтләндерү комплексының йөзү бассейнында Бөтендөнья укытучылар көненә багышланган ярыш узды. Йөзү буенча ярышларда призлы урыннар өчен көрәшергә Кайбыч районының 9 мәктәбеннән 24 педагог килде.
Бүген башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак- коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Әхмәтов Фирдүс Шәрип улы үзенең туган көнен билгели. Туган көне белән аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады. Ул аңа ныклы сәламәтлек, эшендә уңышлар теләде һәм котлау открыткасын тапшырды.
9 октябрь көнне Мәлки авыл китапханәсендә мәктәп укучылары катнашында «Көзге фантазия» дип исемләнгән көзге кул эшләре бәйгесе узды. Бу конкурсны үткәрү традициягә әйләнде. Конкурсның төп шарты-көз бакчаларыннан файдалану. Бу һәрвакыт бәйрәм һәм күтәренке кәеф. Үз куллары белән ясалган эшләнмәләр фантазия һәм акыллылык күрсәтергә, кәефне күтәрергә, арыганлык төшерергә мөмкинлек бирә.