Газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү

2018 елның 12 октябре, җомга

        Сорауларга ТР Дәүләт торак инспекциясе (ДТИ) Үзәк инспектор бүлеге башлыгы Арефьева Елена Николай кызы җавап бирә.

        Сорау: Ни өчен газ җиһазына техник хезмәт күрсәтергә кирәк?

        ТР ДТИнә шактый еш йорт һәм (яки) фатир эчендәге газ җиһазына техник хезмәт күрсәтү буенча гражданнар мәрәҗәгать итә.

        Беренче чиратта шуны әйтергә кирәк: йортларыбыз һәм фатирларыбыздагы газ җиһазының торышыннан турыдан-туры куркынычсызлыгыбыз тора. Торак йортларда көнкүреш газы шартлау – еш күренеш. Газ шартлау нәтиҗәсе ул – җимерелгән кеше гомерләре һәм сәламәтлек. Күпфатирлы йортның бер фатирында газ шартлау зыяны ул – түбәсез калган гаилә дигән сүз. Нәкъ менә газ җиһазына техник хезмәт күрсәтү – моңа профилактика, һәм көнкүреш йомышлар үтәү өчен газдан файдаланганда халыкның тормышын һәм сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән.

        РФ Хөкүмәте тарафыннан гражданнарның коммуналь-көнкүреш ихтыяҗларын тәэмин итү өчен газ бирү Кагыйдәләре (21.07.2008 елгы 549 номерлы Кагыйдәләр), шулай ук газ белән тәэмин итүгә коммуналь хезмәт күрсәткәндә йорт һәм фатир эчендәге газ җиһазын тоткан һәм аннан файдаланган вакытта куркынычсызлыкны тәэмин итү өлешендә газдан файдалану Кагыйдәләре (14.05.2013 елгы 410 номерлы “Йорт һәм фатир эчендәге газ җиһазын кулланган һәм аны тоткан вакытта куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары турында” РФ Хөкүмәте Карары (алга таба 410 номерлы кагыйдәләр) расланган.

       Күрсәтелгән кагыйдәләр нигезендә газны кулланучылар мәҗбүри рәвештә йорт һәм фатир эчендәге газ җиһазына техник хезмәт күрсәтү өчен килешү төзергә тиешләр, күпфатирлы йортларда мәҗбүри рәвештә газ белән тәэмин итүнең гомумйорт системасына техник хезмәт күрсәтү өчен килешү төзелгән булырга тиеш.

       Әгәр газ кулланучының техник хезмәт күрсәтүгә килешүе юк икән, газ бирүче газ белән тәэмин итү хезмәтен күрсәтмәскә яки газ бирүне туктатырга хакы бар.

       Сорау: Газ җиһазына техник хезмәтне кем күрсәтергә тиеш?

       Йорт һәм фатир эчендәге газ җиһазына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт эшләрен махсуслашкан оешма башкара. Бу эш 410 номерлы кагыйдәләрдә каралганга, йорт һәм фатир эчендәге газ җиһазына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау турында заказ бирүче белән башкаручы арасында төзелгән килешү нигезендә үтәлә.

       Килешү буенча заказ бирүче ул – идарә итүче оешма, торак хуҗалары ширкәте яки торак – төзелеш кооперативы, ә күпфатирлы йорт белән күпфатирлы йорт хуҗалары идарә иткәндә – хуҗалар.

       Үз йорты белән торучының йорт эчендәге газ җиһазына килгәндә – йорт хуҗасы, фатир эчендәге газ җиһазына килгәндә – торак йорт хуҗасы.

       Шуны да әйтергә кирәк: йорт һәм (яки) фатир эчендәге газ җиһазына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау өчен килешү мондый эшләр башкарырга хакы булган, кулланучы өчен шартлары һәм бәясе кулай булган теләсә нинди махсуслашкан оешма белән төзелә ала.

       Сорау: Газ җиһазына техник хезмәт күрсәткәндә нинди эшләр башкарылырга тиеш? Нинди ешлыкта?

       Йорт һәм фатир эчендәге газ җиһазына хезмәт күрсәткәндә үтәлергә тиешле эшләрнең минималь исемлеге 14.05.13 елгы 410 номерлы (алга таба – 410 номерлы Кагыйдәләр) РФ Хөкүмәте Карары белән расланган. Моңа трубопровод һәм тоташкан урыннарның бөтенлеген тикшерү, газопроводның буялганлыгын һәм беркетелгәнлеген тикшерү, сүндерүче җиһазларның эш халәтен тикшерү һәм майлау һәм б.ш. керә.

       Техник хезмәт күрсәтү килешүдә күрсәтелгән вакытта һәм ешлыкта башкарыла, ләкин елына 1 мәртәбәдән дә ким булмаска тиеш.

       Моннан тыш, газ җиһазын куркынычсыз куллануның мәҗбүри шарты – торак һәм күпфатирлы йорталарның төтен һәм вентиляция каналларының кирәгенчә булуы.

       Сорау: Йорт һәм фатир эчендәге газ җиһазына техник хезмәт күрсәтү өчен түләү нинди күләмдә була?

       Газ җиһазын ремонтлау өчен түләү заказ бирүчедән ремонт ясарга дигән заявка кергән датада гамәлдә булган һәм башкаручы билгеләгән бәя күләмендә була.

       Килешүнең бәясе Федераль антимонополия хезмәте белән расланган йорт һәм фатир эчендәге газ җиһазына техник хезмәт күрсәту һәм ремонтлау бәясен исәпләү кагыйдәләре турында методик рекомендацияләрдәгечә исәпләнгән эшләрне үтәү тарифлары нигезендә билгеләнә.

       Моның белән бергә, закон тарафыннан түбәндәге таләпләр билгеләнгән: техник хезмәт күрсәтү һәм ремонталау эшләрен заказ бирүче түли, шул исәптән килешүдә күрсәтелгән вакытка абонент түләү рәвешендә, әгәр килешүдә вакыт күрсәтелмәсә, эшләр башкарылган (хезмәт күрсәтелгән) айдан соң, икенче айның 10нчы числосыннан да соңга калмыйча түли.

       Сорау: 549 номерлы Кагыйдәләр һәм 410 номерлы Кагыйдәләрне бозган өчен, шул исәптән газ җиһазына техник хезмәт күрсәтүдән баш тарткан өчен җаваплылык каралганмы?

       Гражданнар газ кулланучылар тарафыннан 549 номерлы Кагыйдәләр һәм 410 номерлы Кагыйдәләр таләпләрен бозылган очракта, Закон тарафыннан, беренчедән, газ бирүне туктату, шул исәптән төтен чыгу һәм вентиляция каналлары тартмаса, тиешле күләмдә һава килмәсә, яки газ җиһазы конструкциясенә яки газ бирүне автомат рәвештә сүндерүче җиһаз эшенә тыкшыну күзәтелсә, ремонтларга мөмкин булмаган җиһазларын кулланылса, газ тарату челтәренә җиһаз рәхсәтсез яңадан җыелса һәм б.ш., алдан хәбәр итмичә дә газ бирү туктатыла.

      Газ бирүне туктатудан тыш, күрсәтелгән Кагыйдәләрне бозган өчен, РФ административ хокук бозулар Кодексының 9.23 маддәсе нигезендә гражданнарга 1дән 30 мең сум күләмендә административ җаваплылык каралган Штрафлар килешү төзүдән баш тарткан, махсуслашкан оешма вәкилен техник хезмәт күрсәтү эшләренә кертмәгән, җиһаз алыштырудан баш тарткан, авария яки кешеләр тормышына һәм сәламәтлегенә зыян салуга китергән гамәлләр кылынган һәм б.ш. очракларда каралган.

     “Газ җиһазына техник хезмәт күрсәтү өстәмә кирәкмәгән чыгыммы ул?” дигән сорауга җавап, минемчә, күп гражданнар өчен беръяклы гына түгел, оешмалар тарафыннан техник хезмәт күрсәтүне бозу очраклары – еш күренеш булуын исәпкә алсак, биредә бу оешма хезмәткәрләренең үз бурычларын үтәүгә формаль карауларын да әйтергә кирәк. Ләкин минем өчен җавап ачык – бу куркынычсызлык, кеше гомере кадерлерәк”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International