ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2019 ел
җомга

Бүген Федерация Советының утырышлар залында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе В. И. Матвиенконың авылның социаль өлкәсе хезмәткәрләре белән очрашуы бара. Анда безнең районнан Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева катнаша.
 

Көннең икенче яртысында һәм 15 февральдә кич белән, 2019 елның 16 февралендә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле кар, көньяк-көнбатыштан көчле җил, көчәйгәндә 15-18 м/с, буран,  юлларда кар көртләре һәм бозлавык көтелә.
 


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Советының 30 нчы утырышы узды.
 

Надеждино авылының олы яшьтәге вәкилләре һәм актив кешеләре ветераннар Советы Рәисе җитәкчелегендә Олы Кайбычка экскурсия белән чыктылар. Алар Галия Кайбицкая музеенда, "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында булдылар.

Кошман авылында яшәүче Марсель һәм Ләйсән Садриевлар гаиләсендә зур яңалык – кызлары туды!   Без аларны котлыйбыз! Кызлары исән-сау булып үзсен!

Бәрлебаш авылында Марат һәм Алия Фәхреевлар гаиләсендә кыз бала туды. Фахрееевлар гаиләсен шатлыклы көннәре белән ихластан тәбриклибез.


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 14 февралендә Олы Кайбыч авылының район мәдәният йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Р. Т. Борһанов катнашында Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Советы утырышы узачак.
 

Бүген 10:00 сәгатьтә "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында "2018 елда агросәнәгать комплексы эше йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында" Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. 
 

Бүген Федоровское авылында яшәүче Миназов Хәйдәр Галәветдин улы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Кайбыч муниципаль районы башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев котлады һәм аңа рәхмәт хатын тапшырып, нык сәламәтлек, озын гомер теләде.
 

13 февральдә кич белән, 2019 елның 14 февралендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә буран, бозлавык, төнлә көньяк-көнбатыштан секундына 17 метрга кадәр көчле җил (Казанда-13 февраль кичендә, төнлә 14 февральдә).
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International