Бүген 10:00 сәгатьтә "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында "2018 елда агросәнәгать комплексы эше йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында" Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды.
Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан Мэры Ильсур Метшин, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, АПК предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Безнең районнан коллегиядә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргат Басыйров, "Кубня"," Золотая Нива"," Дубрава"," Подберезье","Родина" агрофирмалары җитәкчеләре катнашты.