Олы Кайбычта район Советы утырышы узды

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

          Бүген Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Советының 30 нчы утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы социаль-икътисадый мониторинг комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Президентының безнең районда вәкиле Валерий Кандилов, Казан федераль университетының беренче проректоры, Дәүләт Советы депутаты Рияз Минзарипов, "Ак Барс" Холдинг компаниясе" АҖ агросәнәгать комплексы буенча генераль директор урынбасары Камил Галиев, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, депутатлар һәм районның җитәкче составы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International