ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм архив эше буенча Дәүләт комитеты катнашында «Оешма архивы: актуаль проблемалар һәм заманча таләпләр»темасына түгәрәк өстәл узды. «Түгәрәк өстәл» не Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова алып барды.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе вәкилләре риелторлар гильдиясе оештырган күчемсез милек базарында катнашучылар өчен укыту семинарында катнаштылар. Алар өчен күчемсез милекне электрон теркәү буенча семинар үткәрелде.

30 майда Кайбыч районында азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2019 елда азык әзерләүгә әзерлеген кабул итү буенча районның авыл хуҗалыгы формированиеләре арасында смотр-конкурс узды.
 


30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

30 майда Кайбыч районында машина белән сыер саву операторлары һәм терлек үрчетү буенча технологлар конкурсы узды. 22 сыер савучы һәм 10 технолог "Золотая Нива "агрофирмасы" җәмгыятенең Ульянково терлекчелек фермасы базасында үзләренең теоретик һәм практик белемнәрен күрсәттеләр.
 

Бүген "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Лотфуллина Рушания Галимҗан кызы үзенең юбилеен билгеләп үтә. Истәлекле көн белән аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады, юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде, шулай ук "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге эшчәнлегенә керткән өлеше һәм актив хезмәте өчен Мактау грамотасы тапшырды.


29
май, 2019 ел
чәршәмбе

Кайбыч районында кырларны кабул итү уздырылды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин агросәнәгать комплексы буенча «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Камил Галиев, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм агрономнары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Илһамия Нигъмәтҗанова белән бергә шытымнар карап чыктылар.


28
май, 2019 ел
сишәмбе

31 май көнне Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты базасында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт) Халыкара балаларны яклау көненә багышланган гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштырыла.

8 июнь көнне Олы Кайбычта халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуе узачак, 9 июнь көнне ул район авылларында узачак. Шул уңайдан бүген Сабантуй мәйданында территорияне чистарту, йортларны яңарту һәм буяу, концерт сәхнәсен төзекләндерү һәм башка эшләр башкарыла.
 

Рамазан аеның 20 нче көнендә, 2019 елның 25 маенда Казанда VII Республикакүләм ифтар узды. Россиядәге иң зур авыз ачу мәҗлесләреннән саналган чараны, быел янә “Казан-Арена” стадионы кабул итте. Быелгы ифтарның төп үзенчәлеге – катнашучыларның рекордлы санда булуыннан гыйбарәт булды: авыз ачу өстәле һәм грандиоз «намазлык» футбол кырында 15 мең кешегә әзерләнде. Кайбыч Үзәк китапханәсе кызларына да бу чарада волонтер буларак катнашып ярдәм күрсәтергә насыйп булды. Волонтерлар өстендә мәҗлесне үткәрү урынын оештыру, өстәлләр кую, келәмнәрне түшәү, азык-төлек, яшелчәләр, җиләк-җимеш һәм кипкән җиләк-җимешләрне өстәлләргә тарату иде. Шулай ук, кунакларны каршы алу, күмәк намаз укуны оештыру, аш-су бирү һәм алга таба җыештыру бурычы йөкләнде.

Бүген Кайбыч районында «Ватаным Татарстан» республика газетасының журналистлары булып китте. Визит кысаларында алар район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән очраштылар. Очрашуда районның үсеше турында сөйләштеләр.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International