10 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр Актаныш авылында XI җәйге авыл спорт уеннарының «Авыл яшьләре» финал ярышлары узачак.
Актаныш районының спорт объектлары базасында узачак ярышларда республиканың 43 муниципаль берәмлегеннән командалар катнашачак, алар арасында "Форпост" үзәге директоры Юрий Михайлов җитәкчелегендә Кайбыч районы да бар. Катнашучылар саны 1000нән артык-авыл җирендә яшәүче хезмәт ияләрен колачлаячак.