ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район хуҗалыкларында туфракны төп туңга сөрү һәм силос өчен кукуруз җыю бара. Бүгенге көндә район аграрчылары тарафыннан 18200 гектар мәйданда туфракны туңга сөрелгән, бу планның 53% ын тәшкил итә. Шулай ук 1484 гектар мәйданда 18 мең тонна силос өчен кукуруз җыеп алынган, бу планның 20% ын тәшкил итә.
 

Кайбычның «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында булдылар. Шушы көннәрдә биредә 86 театраль сезон ачылды.
 

21 сентябрьдә Борындык авылыннан Марат һәм Илсинә Хөснетдиновлар гаиләсе Татарстанның горурлыгы һәм байлыгы булган «Нечкәбил» республика конкурсында катнашты. "Нечкәбил" - матурлык, ана һәм гаилә конкурсы. Хөснетдиновлар гаиләсе безнең районны лаеклы тәкъдим итте һәм "Мәхәббәт һәм тугрылык" номинациясендә дипломга лаек булды. Котлыйбыз!
 

Бүген 8.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милек объектларына арест салу һәм алу тәртибе белән бәйле сораулар буенча «бердәм Кайнар линия көне» үткәрә.
 

Татарстан Республикасында 1,4 млн. гектар мәйдан җыеп алынган. Аграрийлар 4,2 млн тонна ашлык җыеп алган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
 

“Казан” агросәнәгать паркында  “Бакчачы көне” күргәзмәсе  ачылды.  Бу  мәйданчыкта  республика бакчачылары  бәйрәме   икенгче  мәртәбә  уздырыла,  анда  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы РӘисе  урынбасары  Марат  Әхмәтов  һәм Татарстан  Республикасы авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  вазыйфаларын  башкаручы  Марат Җәббаров катнашты.  


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле профсоюз әгъзалары, профсоюз хәрәкәтенең кадерле ветераннары!
 

Начар метеорологик күренешләр: 24 һәм 25 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин
 

Бүген эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара Федераль салым хезмәте идарәсенең салым түләүчеләр белән эшләү һәм исәпкә алу бүлегенең баш дәүләт салым инспекторы Рәсимә Аллаярованы Мактау грамотасы белән бүләкләде.
 

Бүген администрация залында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Кайбыч ягы музее директоры Илдар Шакиров, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, китапханәчеләр, тарих укытучылары катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәдә катнашучылар өчен фикер алышуның темасы-Кайбыч районының һәр авылының тарихын саклау буенча проект булдыру булды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International