ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин рәислегендә Кайбыч муниципаль район Советының 34 нче утырышы узды. Утырышта Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, район прокуроры, бүлек начальниклары, район газетасы вәкилләре, оешма-учреждение җитәкчеләре катнашты.
 

Бүген эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район җитәкчелегенә «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты» муниципаль казна учреждениесенең гомуми бүлегенең яңа җитәкчесе белән таныштырды. Ул-Илназ Ибраһимов булды, тумышы белән Апас районы Карамасары авылыннан.
 

Шушы көннәрдә Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева үзенең туган көнен билгеләп үтте. Аны шушы истәлекле көн белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады, уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек теләде.
 

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин эшлекле киңәшмәдә "ЭКОяз-2019" республика конкурсында җиңүчеләргә дипломнар тапшырды.
 

Бүген эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тышкы финанс контроле өлкәсендә ирешкән уңышлары, югары һөнәри осталыклары өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан "Контроль-хисап палатасы" муниципаль казна учреждениесе рәисе Александр Кучумовка Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды. Аңа уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Бүген Кайбыч муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
 


21
сентябрь, 2019 ел
шимбә

2019 елның 9 сентябрендә "Татарстан иреклесе-2019" төбәк конкурсына гаризалар кабул ителә башлады!
 

19 сентябрь көнне Югары Ослан районы мәдәният йортында "Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты - 2019" Республика конкурсының зона этабы булып узды.
 

Яшь гаиләгә, Олы Кайбыч, Ябалак һәм Чүти авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә, яшь белгечләргә, торак төзелеше өчен сертификатлар тапшырды.
 

Бүген, 21 сентябрь көнне, Олы Кайбыч мәктәбе стадионында район оешмалары һәм учреждениеләре арасында «Милләтләр кроссы» спорт бәйрәме булып узды. Ярыш башланыр алдыннан катнашучыларны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов сәламләделәр һәм уңышлар теләделәр.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International