ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Кайбыч муниципаль районында эш визиты белән ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева булып китте.
 

Бүген Ульянково авылында урнашкан психологик-педагогик хезмәттә белем бирү процессында катнашучыларга психологик-педагогик һәм социаль ярдәм күрсәтү өчен шартлар тудыру буенча мониторинг уздырылды. 

2019 елның 3 ноябрендә Офицерлар йортында, Хәзерге татар яшь тамашачылар театры бинасында «Зөһрә» курчак спектакле күрсәтелде. Сюжет шагыйрә Йолдыз Миңнуллина иҗат иткән «Ай кызы Зөһрә» китабыннан алынды. Спектакльне Казан шәһәренең «НАЗ» ятим балаларга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү иҗтимагый хәйрия фонды президенты Нурания Сәйфетдинова оештырды.
 

Бүген район мәдәният йортында 10-11 нче сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча бердәм Ачык ишекләр көне узды. Чарага республика университетларының һәм институтларының әйдәп баручы вәкилләре чакырылган иде.
 

2019 елның 31 октябрендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында көзге каникуллар чорына район торак пунктларына ведомствоара рейдлар графигы расланды. График нигезендә, 2019 елның 1 ноябрендә, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, Кайбыч районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлегенең өлкән инспекторы Фәния Кәлимуллина, «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Алсинә Кузьмина, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Ләйсән Фәрахова составында Кошман, Олы Урсак, Кече Урсак, Колаңгы, Федоровское, Ябалак, Олы Кайбыч авылларына кичке рейд оештырылды. Рейдта катнашучылар имин булмаган, ведомствоара исәптә торучы күп балалы гаиләләрдә булдылар, гаиләләрнең торак-көнкүреш шартлары тикшерелде. Алар шулай ук әти-әниләренә һәм балаларга «комендант сәгате»турында да искәрттеләр.
 

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменә Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан котлау юллады.
 

Хөрмәтле Кайбыч районы халкы! Сезне совет, Башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән республикабызның иң мөһим бәйрәмнәренең берсе - Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
 

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Р.Ф. Хайруллин район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменә дәүләт бәйрәмнәре белән котлау юллады.

 


4
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген, Халыклар бердәмлеге көнендә, Казанда «Безнең йорт — Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды.
 


3
ноябрь, 2019 ел
якшәмбе

Хөрмәтле Кайбыч районы халкы!  Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас котлауларны кабул итегез! Бу көнне без илебез һәм республикабыз тарихында төп роль уйнаган вакыйгаларны искә алабыз. Һәрвакытта да безнең өчен иң мөһиме халык бердәмлеге булды. Бу безнең үткәнебезне, бүгенгебезне һәм киләчәгебезне бәйләүче тарихи нигез.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International