2019 елның 28 ноябрендә 09 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Югары Ослан районара тикшерү бүлегендә, Татарстан Республикасы, Югары Ослан авылы, Чехов урамы, 70 йорт адресы буенча, Тикшерү идарәсе органнары компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итәчәк.
Без ел саен иң күркәм бәйрәмнәребезнең берсе булган Әниләр көнен зур дулкынлану, күңелебездә аларга карата чиксез ярату, ихтирам хисләре белән каршы алабыз.
22 ноябрьдә Казанда Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелегенең IV форумы узды. Ул инде дүртенче тапкыр үткәрелә һәм бер мәйданчыкта төрле конфессияләр вәкилләрен җыя.
Бүген Кече Мәме авылында Кайбыч муниципаль районында чуаш милли-мәдәни үзәге булдыру буенча оештыру җыелышы узды. Анда Чуаш милли-мәдәни үзәге башкарма комитеты әгъзасы Константин Малышев, "Сувар" газетасы мөхәррире Ирина Трифонова, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева, Кече Мәме авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Нина Дунаева һәм шушы авыл җирлеге халкы катнашты.
Әниләр көне һәм якынлашып килүче инвалидлар декадасы алдыннан Галия Кайбицкая исемендәге музейда игелекле эшләр марафонына старт бирелде.
2019 елда Татарстан Пенсия фонды 15 меңгә якын гаиләгә ана капиталына сертификат бирде. Гомумән алганда, программа гамәлдә булган вакыт эчендә сертификат бирүне сорап язылган гаризалар саны республикада 285 меңгә җитте. Ана капиталы ияләренең 80% капитал акчасыннан тулысынча файдаланды, программа гамәлдә булган вакыт эчендә 85 млрд. сум тирәсе акча түләнде.
21 ноябрь көнне район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты. Ул залда утыручы барлык хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, барысына да нык сәламәтлек, уңышлар, иминлек теләде.
2019 елның 27 ноябрендә «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган Бердәм түләүсез юридик ярдәм көне үткәрү планлаштырыла.
Бүген Лаеш районының «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча Федераль корпорациянең («КУЭ «Корпорациясе»АҖ) стратегик сессиясе уза. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге район делегациясе дә катнаша.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 20 ноябрьдә район аграрчылары кукуруз җыюны төгәлләделәр. Культураны 5638 га мәйданнан тулаем җыем 101872 тонна тәшкил итте, бу 2018 елга караганда 41% ка артык. Уртача уңыш-181 ц/га (2018 ел дәрәҗәсеннән 59% ка артык).