Әниләр көне һәм якынлашып килүче инвалидлар декадасы алдыннан Галия Кайбицкая исемендәге музейда игелекле эшләр марафонына старт бирелде.
Бүген анда мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләр белән очрашу узды. Очрашуга район үзәк хастаханәсе педиатры Ләйсән Сарафуллина чакырылган иде. Бәйләү буенча мастер-классны Чүти авылыннан Румия Шитаева бирде.