Бүген Кече Мәме авылында Кайбыч муниципаль районында чуаш милли-мәдәни үзәге булдыру буенча оештыру җыелышы узды. Анда Чуаш милли-мәдәни үзәге башкарма комитеты әгъзасы Константин Малышев, "Сувар" газетасы мөхәррире Ирина Трифонова, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева, Кече Мәме авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Нина Дунаева һәм шушы авыл җирлеге халкы катнашты.
Чараның икенче өлешендә әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Анда "Палан" фольклор ансамбле һәм Кече Мәме төп мәктәбе укучылары актив катнашты.
Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/5903007.htm.