16 гыйнвар көнне Олы Кайбыч авылында урнашкан "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында волейбол буенча оешма-учреждениеләрнең ир-ат командалары арасында Кайбыч РЭСы Кубогына Энергетиклар көненә багышланган турнир узды. Нәтиҗәдә, бу турнирда җиңү һәм күчмә Кубок Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге җыелма командасына эләкте. Кубок хуҗалары - РЭС җыелма командасы бу юлы өченче урында.
Бүген Федоровское урта мәктәбе базасында "Ел укытучысы -2020" муниципаль конкурсының "Педагогик дебют" номинациясендә беренче этабы узды. Әлеге номинациядә муниципаль районның 5 гомуми белем бирү мәктәбеннән конкурсантлар катнашты.
8 февральдә Мамадышта Бөтенроссия «SunnyФЕСТ» креатив чаналар фестивале узачак, анда 50дән артык команда катнашачак.
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара инспекциясе искә төшерә: 2020 елның 1 гыйнварыннан декларация кампаниясе старт алды.
15 гыйнвар көнне Арыслан авылында авыл клублары, мәдәният йортлары һәм китапханәләр методистлары катнашында рус коллективы "Земляки" концерты булып узды. Бәйрәм программасы «Без сезгә бәхет телибез» ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде. Әлеге чарада Совет чоры композиторларының халык җырлары һәм әсәрләре яңгырады. Район мәдәният йортының яшь белгече Евгений Шутько да әлеге концертта уңышлы чыгыш ясады, ул гармун музыка коралында традицион рус җырларны башкарды. Концерт барысына да охшады
Үзәк китапханәдә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Сугыш булды... Җиңү булды" һәм ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан "Татарстан: гасырдан-гасыр" үзәк китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды,
21 гыйнвар көнне 19:00 сәгатьтә Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында башкорт җырчысы Айдар Рәкыйпов концерты булып уза. Артистның иҗади биографиясе темп ала гына әле, әмма аның тавышы һәм җырлары күп кенә тыңлаучыларга таныш инде. Айдар фикеренчә, ул һәрчак нидер җырлый, чөнки музыка - аның ышанычлы дусты һәм аерылгысыз юлдашы. Барлык кызыксындырган сораулар буенча мәдәният бүлегенә 8(843)70 21672 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Быел БДИ тапшыру өчен гаризаны 1 февральгә кадәр (бу көнне кертеп) тапшырырга кирәк. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) хәбәр итә.
2019 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга кереште, биредә төп ставка кооперацияне үстерүгә ясала.
Тренер Фрат Җиһаншин шәкертләре, Мөрәле төп мәктәбе укучылары - Асия Мадаминова, Айнур һәм Айназ Билалиевлар Киров шәһәрендә тимераякта шуу спорты буенча Идел буе федераль округы беренчелегенең 2 нче этабында лаеклы чыгыш ясадылар.