Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара инспекциясе искә төшерә: 2020 елның 1 гыйнварыннан декларация кампаниясе старт алды.
2019 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларацияләрне физик затлар 2020 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча үзләренең исәпкә алу урыны буенча салым органына тапшырырга тиеш.
Физик затлар кеременә салым салу буенча телдән консультацияләр 8-800-222-222 Бердәм элемтә үзәге телефоны буенча алырга мөмкин.ал