Фрат Җиһаншин шәкертләре Киров шәһәрендә тимераякта шуу спорты буенча ярышларда лаеклы чыгыш ясадылар

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

     Тренер Фрат Җиһаншин шәкертләре, Мөрәле төп мәктәбе укучылары -  Асия Мадаминова, Айнур һәм Айназ Билалиевлар Киров шәһәрендә тимераякта шуу спорты буенча Идел буе федераль округы беренчелегенең 2 нче этабында лаеклы чыгыш ясадылар.

     Әлеге ярышларда Татарстан Республикасыннан Кайбыч районы, Казан, Яр Чаллы һәм Яшел Үзән районнары катнашты.

     Ярышларның икенче этабы нәтиҗәләре буенча безнең спортчылар 3 этапка сайлап алынды. Ул 7-9 февральдә Пермь шәһәрендә узачак. 

      Аерым билгеләп үтәсе килә,  Айназ Билалиев әлеге ярышларда катнашып 2 олы разрядка ия булды.
      Без тимераякта шуучыларны һәм аларның тренерларын җиңүләре белән котлыйбыз һәм ярышларның киләсе этабында уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International