ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле Кайбычлылар! Барыгызны да  Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм!

Балачак белән иң якты, чиста һәм яхшы көннәр генә бәйле. Ул вакытта ниндидер могҗизага ошанасын һәм һәрбер яңа көнгә шатланасың.

Әлеге матур көндә ихлас күңелдән - балаларга , җәйге каникул вакытында яхшы ял итәргә, шатлык белән әти-әниегез, дуслар белән аралашырга, яңа ачышлар һәм якты, онытылмаслык хисләр кичерергә телим! Сезнең бала хыялларыгыз чынга ашсын, туганнарыгыз сезне яратсын, кадерләсен.

Хөрмәтле әти-әниләр, тәрбиячеләр, укытучылар, остазлар! Балаларны саклагыз!  Һәр бала мәхәббәттә яшәсен!

Сезгә тынычлык һәм иминлек телим!


30
май, 2020 ел
шимбә

Россия хөкүмәте Дәүләт Думасына «Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында» Федераль законга һәм Россия Федерациясенең башка закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 962484-7 номерлы федераль закон проектын хуплады һәм кертте (дәүләт кадастр исәбенә алу һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алу өлкәсендә). Татарстан Росреестрында һәм ТР буенча Кадастр палатасында закон проекты аңлатканча, аерым алганда, кадастр инженерының һәм хокукларны теркәү органының "Кадастр инженерының шәхси кабинеты" электрон сервисы ярдәмендә мәгълүмати хезмәттәшлек тәртибен төгәлләштерә.


29
май, 2020 ел
җомга

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге инспекторлары тарафыннан агымдагы елның 1 нче декабрендә Казанның тикшерү пункт зонасында төрле илләргә чыгарыласы һәм Татарстанга кертеләсе азык-төлекләр тикшерелеп озатылды:

Ведомство белгечләре әлеге җир участогының мәйданын һәм санкцияләнмәгән калдыклар ташлау күләмен ачыклау, шулай ук җир кишәрлегенең милекчесен һәм җир законнарын бозу ихтималын ачыклау максатыннан тикшерделәр.

Алынган исәпләүләр буенча, пычранган кишәрлекнең мәйданы дүрт мең квадрат метрдан артык тәшкил иткән. Бу бозу буенча табигать саклау законнарын бозучыны җаваплылыкка тарту һәм алга таба ачыкланган бозуларны бетерү өчен административ материаллар әзерләнде.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә терлек азыгы әзерләү буенча муниципаль районнар белән киңәшмә узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин 2020 елның 26 маенда кабул ителгән 748 номерлы карарны имзалады, аның нигезендә конкуренциягә сәләтлелекне арттыру турында килешү төзегән аграрийлар өчен ташламалы кредитлардан максатчан файдалану юнәлешләренең исемлеге киңәйтелде.

Быел катлаулы эпидемиологик хәл гадәти форматта тантаналы линейкалар үткәрергә мөмкинлек бирмәде. Традицияне бозмас өчен, Кайбыч районында соңгы кыңгырау онлайн режимда узды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән чыгыш ясады.

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!

Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм.

Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу – һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу – өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры. Мәктәптә сез белем алдыгыз, иҗади сәләтләрегезне күрсәттегез, үз карашларыгызны һәм фикерләрегезне якларга, туган җирегезне яратырга өйрәндегез. Болар барысы да сезнең өчен тормыш сынауларын җиңәргә ярдәм итәчәк кыйммәтле капитал. Сез киләчәк тормыш һәм һөнәри юлыгызны билгеләү кебек җитди һәм җаваплы сайлау алдында торасыз. Нинди генә өлкәдә хезмәт итсәгез дә, мәктәптә белем алу дәверендә сезнең янда булган, сезгә үсәргә ярдәм иткән, җан җылысын биргән, сезне кайгырткан, җиңәргә өйрәткән, үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашкан укытучыларыгыз һәм әти-әниләрегез йөзенә кызыллык китермәссез дип уйлыйм. Бүген алар сезгә зур өметләр баглый һәм үз потенциалыгызны гамәлгә ашыра алачагыгызга, тормышта югары дәрәҗәләргә ирешүегезгә ышана. Сезне һәрчак мәктәптә сыналган ныклы дуслык озата барсын, остазларыгызның файдалы һәм акыллы киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй-хыялларыгыз һәм омтылышларыгыз чынга ашсын. Алда - чыгарылыш имтиханнары. Аларны тиешенчә тапшырып чыгуыгызны телим. Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз!

Хәерле сәгатьтә!

Кайбыч муниципаль районы социаль яклау бүлеге һәм республика матди ярдәм үзәгенең Кайбыч муниципаль районындагы 22 нче бүлекчәсе 2020 елның 13 маеннан, катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, гражданнарны алдан язылу буенча кабул итә, дип искәртә. Социаль яклау бүлегенә 21557, 21113 , 21112 , 21407 телефоннары буенча мөрәҗәгать итә аласыз


28
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара Балалар яклау көне уңаеннан Республика Бала хокукларын яклау вәкаләтле вәкиле тәкъдиме буенча Татарстанда “Балаларга бергәләп укыйбыз” акциясе игълан ителә. Әлеге тәкъдимне Галия Кайбицкая исемендәге музей  да  хуплый һәм гаиләләрне бу чарада катнашырга чакыра. Акция гаиләләрдә белән бергәләп ял оештыру, гаилә укулары традициясен яңарту, баланы һәрьяктан камил шәхес итеп тәрбияләүдә китапның ролен күтәрү, балалар һәм яшүсмерләр арасында китап укуны популярлаштыру максатында үткәрелә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чараларын алу өчен 2020 елның 1 июненә кадәр уңыш өчен кимендә бер гектарга 35 кг ашлама тупланган булуын раслый торган документлар тапшыру кирәклеген искәртә. Бу субсидия алу алу өчен билгеләнгән минималь күрсәткеч.

Татарстан Росреестры чираттагы видео аша кабул итте. Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Лилия Борһанова онлайн-консультация барышында Лаеш районында яшәүченең җир кишәрлегенә милек хокукын дәүләт теркәве белән бәйле соравына җавап бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International