Балаларга бергәләп укыйбыз.

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

 Халыкара Балалар яклау көне уңаеннан Республика Бала хокукларын яклау вәкаләтле вәкиле тәкъдиме буенча Татарстанда “Балаларга бергәләп укыйбыз” акциясе игълан ителә. Әлеге тәкъдимне Галия Кайбицкая исемендәге музей  да  хуплый һәм гаиләләрне бу чарада катнашырга чакыра. Акция гаиләләрдә белән бергәләп ял оештыру, гаилә укулары традициясен яңарту, баланы һәрьяктан камил шәхес итеп тәрбияләүдә китапның ролен күтәрү, балалар һәм яшүсмерләр арасында китап укуны популярлаштыру максатында үткәрелә.
 Акция агымдагы елның 25 маеннан 30 августына кадәр ике этапта үткәрелә.
 I этап – 25 майдан 26 августка кадәр дәвам итә. Акциядә катнашучы, үзе яисә гаилә әгъзалары белән бергәләп балалар китабы, шигырь, хикәя яисә әкият уку фрагментын чагылдырга 60 секундлык видеоязма әзерләп, 89172553941 телефон номеры буенча ватсапка җибәрә.
 II этап – 2020 елның 20 августыннан  30 августына кадәр – оештыру комитеты акциядә иң актив катнашучыларны билгели һәм җиңүчеләрне ачыклый.
 Хөрмәтле әти-әниләр!
 Сезне “Балаларга бергәләп укыйбыз” акциясендә катнашырга һәм гаиләгезнең иҗади активлыгын арттырырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International