Хөрмәтле Кайбычлылар! Барыгызны да Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм!
Балачак белән иң якты, чиста һәм яхшы көннәр генә бәйле. Ул вакытта ниндидер могҗизага ошанасын һәм һәрбер яңа көнгә шатланасың.
Әлеге матур көндә ихлас күңелдән - балаларга , җәйге каникул вакытында яхшы ял итәргә, шатлык белән әти-әниегез, дуслар белән аралашырга, яңа ачышлар һәм якты, онытылмаслык хисләр кичерергә телим! Сезнең бала хыялларыгыз чынга ашсын, туганнарыгыз сезне яратсын, кадерләсен.
Хөрмәтле әти-әниләр, тәрбиячеләр, укытучылар, остазлар! Балаларны саклагыз! Һәр бала мәхәббәттә яшәсен!
Сезгә тынычлык һәм иминлек телим!