Татарстан Республикасы мәгариф системасын цифрлы трансформацияләү буенча киңәшмә узды
Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша — барысы өчен дә иң яраткан һәм күптән көтелгән бәйрәм
Кайбыч районы прокуратурасы хәбәр итә. Игътибар! Украина махсус хезмәтләре тарафыннан кешеләрне алдау очраклары кискен ешайды! Үзеңне һәм якыннарыңны ничек якларга.
Киләсе елдан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге эшләүче пенсионерларның пенсияләрен кабат индексацияли башлаячак. Димәк, эшләү яисә эштән туктау фактына бәйсез рәвештә пенсия алучыларның барысының пенсияләре артачак. Әмма әлеге факт түләүләрнең арту күләменә турыдан-туры бәйле.
150 000 татарстанлы почта аша дәүләт хезмәтләре системасына керде
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе шәхси эшмәкәрләрнең 2024 ел өчен билгеләнгән кертемнәрне 2025 елның 9 гыйнварыннан да соңга калмыйча түләргә тиешлеген искә төшерә
Кайбыч районы прокуратурасы алимент түләмәү турындагы җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады
Кайбыч районы прокуратурасы 40 яшьлек ир – атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады
Кайбыч районы прокуратурасы Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә район территориясендәге урам-юл челтәренең юл билгеләренең һәм билгеләренең ГОСТ таләпләренә туры килүен тикшерде
Яна ел бәйрәмнәре вакытында пиротехника куллану чикләнелә.
25 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Татарстанда янгыннарга каршы махсус
көчәйтелгән режим кертелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар
Кабинеты карары хәбәр итә.
Карар нигезендә сәнәгать мәйданнары, транспорт инфраструктурасы һәм
энергетика комплексларыннан 500 метрдан да, торак-коммуналь хуҗалыгы
объектлары, ферамалардан, халык күп йөри торган урыннардан, торак йортлардан 30
метрдан да ким ераклыкта пиротехника куллану тыела.
Моны үтәмәгән физик затлар очен махсус көчәйтелгән режим вакытында штраф
күләме — ун мең сумнан егерме мең сумга кадәр.
Бу көннәрдә район янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре мәктәпләрдә, балалар
бакчаларында Чыршы бәйрәмнәрен үткәргәндә янгыннарга каршы саклык
чараларына аерым игътибар бирәләр. Аларда тикшерү вакытында эвакуация
юлларына, янгын сигнализациясе, су белән тәэмин итү, электр җиһазларының хәле,
хезмәткәрләрнең янгын чыгу очракларына әзерлеге карала.
Бәйрәмнәр хәвеф хәтәрсез генә узсын иде.